ТР "Нурлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Мамык кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина Нурлат районы Төрнәс урта мәктәбенең "Зеленые" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.
Дәрес барышында Наилә Сафиуллина укучыларга урман хуҗалыгы, урманнарның иң мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, Нурлат урманчылыгы территориясендә үсә торган агачлар һәм куаклар турында сөйләде.
Дәрестән соң "Зеленые" мәктәп урманчылыгының 2019-2020 уку елының 1 нче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар тикшерелде.