Түбән Кама районы Кызыл Чишмә урта мәктәбенең "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә булдылар.
Лабораториядә укучылар идарә эшчәнлеге һәм лаборатория тикшеренүләре өчен һава, су һәм туфрак пробаларын сайлап алу кагыйдәләре турында белде. Шулай ук белгечләр укучыларны электрон микроскоп белән дә эшләргә өйрәтте.