Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Апас һәм Буа районнарында булды.
Равил Кузюров Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Кәмәртдинов белән очрашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын алып бару, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы "Буа урманчылыгы" ДКУ һәм "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашында "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына җыелыш уздырды. Киңәшмә Буа шәһәре администрациясе бинасында узды, төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров учреждениеләр белгечләренә стандарт утырту материалы үстерү, техника һәм җиһазларны эксплуатацияләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасына бәйле йөкләмәләр бирде.