Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

"Тәтеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Шулай итеп, белгечләр Тәтеш татар урта мәктәбе, Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе, Тәтеш районының Урюм урта мәктәбе һәм Кама Тамагының татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты инде.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга урман турында, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге һәм республикада үткәрелә торган табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу мөмкинлекләре турында да белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International