Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Равил Кузюров Сарман авылына килгәч, быел Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына парк салыначак участок белән танышты. Министрны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев озатып йөрде. Паркта 2 гектарга якын мәйданда үсентеләр утыртылыр дип көтелә, шулай ук министр Татар иле елгасы ярындагы паркта урман утыртмаларының торышын бәяләде.
Аннары урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Азнакай урманчылыгы" ДКУ участок урманчылыклары эше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин, "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Эдуард Чикуров һ.б. катнашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, саклагыч урман утыртмалары утырту һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.