Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим районы авыл җирлекләре гражданнар җыенында катнашты

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы eрман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Яңа Усы һәм Митрәй авыл җирлекләре гражданнары җыенында катнашты. Җыелыш авыл мәдәният йортлары базасында узды.

Гражданнар җыеннарында 2019 елда авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар каралды.

ТР eрман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы Указы белән билгеләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Равил Кузюров шулай ук Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләренә, гамәлгә ашырыла торган башка федераль һәм республика программаларына һ.б. тукталды. Ахырда ул гражданнарны кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында активрак катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International