"Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Минзәлә урман хуҗалыгының җитештерү участогында булды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Минзәлә шәһәренең "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Минзәлә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогында булды. Балалар өчен экскурсияне "Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы урынбасары Марсель Хәннанов үткәрде.

Укучылар күркә киптергечне, агач кисү цехын, II типтагы урман янгыннары станциясен, ремонт остаханәсен, гаражны һәм урман хуҗалыгының башка җитештерү биналарын карады. Марсель Хәннанов укучыларга "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ тарихы, эшчәнлек юнәлешләре турында җентекләп сөйләде һәм аларны урман янгыннарын сүндерү чаралары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International