http://100brand.ru сайтында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" проектында халык тарафыннан тавыш бирү дәвам итә. Проектның инициаторы – "Комсомольская правда-Казань".
Аның фикеренчә, бренд өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Моны әлеге сылтама буенча эшләргә мөмкин.
"Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" проекты Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республиканың гасырлык тарихын чагылдырган 100 әйдәп баручы брендны билгеләячәкләр. Проект дөнья һәм россиякүләм дәрәҗәсендә генә түгел, җирле һәм районнар буенча да аларның сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл, урман хуҗалыгы, спорт, ММЧ һ.б. өлкәләрдә ничек төзелүе һәм үсүе турында сөйләячәк.
Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итә алды, тавыш бирү үзе 2020 елның 21 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Республиканың легендар брендларын 16 тармак буенча билгеләячәкләр, 57 җиңүче сайлап алыначак. "Авыл һәм урман хуҗалыгы" номинациясендә ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ катнаша.
Калган 43 брендны республиканың һәр муниципаль районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1 марттан 31 мартка кадәр узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.