Агымдагы елның 20-26 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 380 мәртәбә патрульлек үткәргән һәм урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 6,9 мең сум, дип бәяләнә.
2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 800дән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 45 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 86 кисәтү бирелгән.