Урман хуҗалыгы музеенда мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсияләр дәвам итә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсияләр дәвам итә. Бүген экспозиция белән Лаеш районы, 3 нче номерлы Лаеш мәктәбенең "Яшь урманчылар" берләшмәсендә катнашучы балалар танышты. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

"Миңа урманчы һөнәре бик ошый. Мин моның никадәр катлаулы, әмма мөһим һәм игелекле хезмәт икәнлеген аңлыйм, – дип сөйләде "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Лилия Хәсбиева. – Без балалар белән орлык һәм имән чикләвеге җыю, агачлар утырту һәм урманнарны чистарту акцияләрендә катнашабыз. Биредә мин тармак турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдем".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International