Равил Кузюров Россия Оборона министрлыгының "Оборонлес" ФДАУ җитәкчесе киңәшчесе Иван Петров белән очрашты

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Оборона министрлыгының "Урман хуҗалыгы идарәсе" ФДАУ җитәкчесе киңәшчесе Иван Петров белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һ.б. катнашты.

Очрашу кысаларында 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.

Иван Петров "Оборонлес" аналитик-мәгълүмат системасының төп характеристикалары турында сөйләде. Әлеге система Россия Оборона министрлыгының "Оборонлес" ФДАУ тарафыннан эшләнгән һәм ул көндәлек операцияләрне һәм коммуникацияләрне автоматлаштыру, урман янгыннарын теркәү, бетерү һәм бәяләү өчен билгеләнгән. Ул билгеләп үткәнчә, "Оборонлес" системасының өстенлекләре – 0,1 га мәйданда урман янгыннарын һәм 0,3 га мәйданда урман үзгәрешләрен табу, тәүлек әйләнәсе мониторинглау мөмкинлеге һ.б.

Очрашу азагында анда катнашучылар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгының "Оборонлес" ФДАУ арасында урман фондында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International