Татарстан Республикасында 2020 елгы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек дәвам итә. Министрлыкның эш планы нигезендә, республика урманчылыклары вәкилләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы "Лаеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Лаеш кишәрлеге урманчылыгы участок урманчысы Олег Решетов Лаеш муниципаль районының Хәерби авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Үз чыгышында ул 2019 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор нәтиҗәләренә, бу елга планлаштырылган чараларга тукталды, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында һәм "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарының гамәлдә булуы хакында искәртте.
"Кама урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы Альберт Шамилов Мамадыш муниципаль районының Урманче авыл җирлеге гражданнары җыенында, Әлки урманчылыгының Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илдар Зәйнуллин Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе авыл җирлеге гражданнар җыенында чыгыш ясады.