ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлмәт һәм Кәләй урманчылыкларының 2019 елдагы эш йомгаклары буенча җыелыш үткәрде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды. Анда ул Татарстанның "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ, "Әлмәт урман хуҗалыгы" ДБУ, "Кәләй урманчылыгы" ДКУ, "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" дигән темага җыелыш үткәрде.

Җыелыш Әлмәт шәһәрендә администрация бинасы базасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Утырышта төп нотыклар белән "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Флүн Галимов һәм "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов чыгыш ясады.

Флүн Галимов, 2019 елда урманчылык территориясендә 55 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау буенча – 735 га, аларны эстәп утырту буенча 92 га мәйданда башкарылды, дип сөйләде. 1,4 мең кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 1 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 330 патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 50 беркетмә төзелгән һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 37 кисәтү бирелгән.

Дамир Миндрахманов хәбәр иткәнчә, узган ел 104 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, саклагыч урман үсентеләренә нигез салу – 20 га, урман питомнигында орлык чәчү – 0,8 га.

Урман патологиясенә тикшерү 2 мең га мәйданда үткәрелгән, санитар-савыктыру чаралары – 102 га, шуларның 30 га – ликвид булмаган агачларны җыю.

Җыелышка йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. "2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшереп тору мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – диде ул.

Алга таба Равил Кузюров муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә Миңлебай авылында "Әлмәт урман хуҗалыгы" ДБУ булды. Анда ул урман хуҗалыгы бинасын һәм җитештерү участогын – агач кисү цехын, гаражны һәм башка объектларны карап чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International