Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы муниципаль районнарында булды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы муниципаль районнарына эш сәфәре кылды. Төп максат – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

Бөгелмә районындагы утырыш Бөгелмә шәһәрендә, урманчылыкның административ бинасы базасында узды. 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова хәбәр итте. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һ.б. турында сөйләде. "Хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга актив әзерлек бара, – дип билгеләп үтте Гөлнара Мөхәммәтханова. – Кишәрлекләрдәге урманчылар һәм урман осталары авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгышлар ясый. Бүгенге көндә без 7 җыенда чыгыш ясадык".

Докладны тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, стандарт утырту материалы үстерү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Ютазы районында министр район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин белән очрашты. Урыссу штп. администрация бинасында узган очрашу кысаларында ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ Ютазы кишәрлеге урманчылыгының эш мәсьәләләре һәм киләсе чорга планнар турында фикер алыштылар.

Баулы районында Баулы шәһәре администрациясе бинасында Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Төп доклад белән "Баулы урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы Марат Бикбулатов чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров 2020 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, бу - "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, контроль-күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү һ.б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International