Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең "Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Әдилә Зәйдуллина Экология буенча мәктәп укучыларының россиякүләм олимпиадасында төбәк этабы призеры булган. Ярыш кысаларында Әдилә Зәйдуллина теория турының берничә биремен уңышлы үтәгән һәм "Нарат культураларының җирән нарат кимерүче бөҗәкләр тарафыннан зыян күрү торышын бәяләү" темасына экологик проект яклаган.
Әлеге проектны әзерләүдә мәктәп укучысына биология һәм география укытучысы Гүзәл Җәббарова һәм "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина булышкан.