Зеленодольск урманчылыгы хезмәткәрләре 35 нче "Каенкай" балалар бакчасында дәрес үткәрде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР "Зеленодольск урманчылыгы" ДКУ һәм "Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының 35 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.

Очрашу кысаларында Әйшә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәис Закирҗанов һәм урман янгыннары станциясе башлыгы Илнур Нәбиуллин балаларга урман, хайваннар һәм кошлар турында сөйләде, төрле агач-куакларның орлыкларын күрсәтте. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

Очрашу ахырында белгечләр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә сыерчык оясы һәм кошлар өчен җимлек бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International