Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск һәм Чирмешән районнарында булды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы eрман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лениногорск һәм Чирмешән районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

Лениногорск районында утырыш Лениногорск шәһәрендәге "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ административ бинасы базасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Җыелышта төп доклад белән "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов чыгыш ясады. 2019 елда урманчылык территориясендә 212 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 58 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 515 га – урман культураларын агротехник карау, 144 га – аларны эстәп утырту, 0,7 га урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде. "Ел дәвамында урман хуҗалыгы тарафыннан 457 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 344 мең стандарт утырту материалы үстерелде", – дип билгеләп үтте Александр Степанов.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1 меңнән артык патрульлек уздырылган һәм административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелгән.

Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча – 2 мең га мәйданда, 70 га санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. "Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнүгә, урман законнарын бозу очракларын ачыклауга һәм кисәтүгә, стандарт утырту материалы үстерүгә һәм файдалану өчен исәпләнгән диләнкеләрне үзләштерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – диде ул.

Чирмешән районында Казанка авылы мәдәният йортында ведомство карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясалды. "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин үз чыгышында 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, табигатьне саклау акцияләре, һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге һ.б. турында сөйләде.

Җыелыш ахырында министр Равил Кузюров 2020 елга өстенлекле бурычларны атады. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга, су саклаучы яклагыч урман утыртмаларына нигез салуга, урман комплексын цифрлаштыруга һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә җентекләп тукталды. "Шулай ук безнең алда контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыру бурычы да куелган. Бу юнәлештә эшне көчәйтүегезне сорыйм", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International