"Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясенә кушылды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Баулы муниципаль районының "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясенә кушылды. Аның кысаларында укучылар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр һәм элделәр.

"Салкын вакытта кошлар өчен кулай ризык күпкә азая бара. Җимлекләр ясау һәм аларда даими рәвештә азык сибү – ул кышны әйбәтрәк уздырып җибәрү өчен канатлы дусларга ярдәм итүнең гади ысулы", – ди мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Артем Герасимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International