Зәй урманчылыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

"Зәй урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Түбән Кама һәм Әлмәт муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Шулай итеп, белгечләр Югары Уратма мәктәбе, Иске Чишмә урта мәктәбе, 1 нче Кама Аланы урта мәктәбе, Түбән Кама районы Ширәмәт урта мәктәбе һәм Әлмәт районы Ямаши урта мәктәбе укучылары белән очрашты инде.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International