Лубян урман-техника көллияте студенты милли көрәш буенча Кукмара районы башлыгы призына ачык шәхси-команда беренчелегендә призер булды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

"Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең 22 нче икътисад төркеме студенты Илсаф Мөхәммәдиев Кукмара муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш буенча ачык шәхси-команда беренчелегендә 2 нче урынны алды.

Ярышлар Зур Кукмара авылында "Ялкын" яшүсмерләр клубы базасында узды. Катнашучыларның гомуми саны 200 артык кеше тәшкил итте.

Беренчелектә җиңүчеләр Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турнирында катнашачак. Быел ул 13-15 февральдә Биектау муниципаль районының Биектау авылында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International