"Урман патшасы-2020" IV Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурс Россия чемпионатының "XXI гасыр урман кисүчесе" махсус проекты булып тора.
Конкурсның төп бурычлары – урман тармагы һөнәрләренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, элемтәләрне ныгыту, урман комплексы предприятиеләре арасында партнерлыкны, икътисади һәм социаль мөнәсәбәтләрне үстерү, бизнесның һәм аның экологик юнәлешендәге социаль җаваплылык идеяләрен алга этәрү, һөнәри юнәлеш бирү һәм актив яшь белгечләрне урман сәнәгате комплексы предприятиеләренә җәлеп итү.
Конкурста катнашу өчен урман хуҗалыгы өлкәсендә: урман сәнәгате предприятиеләрендә (урман әзерләү, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, урман химиясе), урман әзерләү һәм агач эшкәртү техникасы җитештерүче һәм җибәрүче предприятиеләрдә эшләүче 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар, шулай ук белгечлекләре урман тармагы белән бәйле булган студентлар (укыту формасы әһәмияткә ия түгел) чакырыла.
Конкурс 4 этапта узачак: гаризалар 10 мартка кадәр дәвам итә, читтән торып сайлап алу, апрель аенда турыдан-туры финал һәм агымдагы елның августында – турыдан-туры суперфинал. "Урман патшабикәсе-2020" IV Бөтенроссия конкурсы турында тулырак итеп әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://korolevalesa.ru.