Республиканың Әгерҗе районында 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек дәвам итә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында 2020 елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек дәвам итә.

Мәсәлән, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Артур Сөләйманов Красный Бор авыл җирлегендә әңгәмә үткәрде. Очрашу кысаларында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм урман фонды янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән һәм урман калдыкларыннан чистарту мәсьәләләре каралды.

Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Леонид Сергеев Бима урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул укучыларга урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International