"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 10 нчы "Сезвездие" гимназиясе укучылары өчен дәрес үткәрде.
Очрашу барышында Венера Ефременкова балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр һәм филиал эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук балалар кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны кышын тукландыру кагыйдәләре турында да белде.
Дәресләрдән соң тәрбияләнүчеләр учреждение территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.