Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ылыслы токым орлыкларын әзерли

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре ылыслы токым орлыкларын әзерли. "Сезон башыннан алып, декабрь һәм гыйнвар айларында, 3,3 тонна гади нарат күркәсе җыелды, шулардан 2,8 тоннасы эшкәртелде һәм 36 килограмм орлык алынды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Сезон ахырына кадәр кимендә 5 тонна күркә әзерләргә планлаштырабыз".

"Күркәләрне эшкәртү Каппер тибындагы стационар күркә киптерү җайланмасында гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта ул тулы куәтенә эшли, чөнки урман орлыгы чималын әзерләүдә барлык хезмәткәрләр дә диярлек катнаша. Ылыслы токым орлыкларын әзерләү планы тиешле срокларда үтәләчәк", – дип өстәде Альберт Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International