Урман белгечләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча актив аңлату эшләрен алып бара

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек дәвам итә. Министрлыкның эш планы нигезендә, республика урманчылыклары вәкилләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Шулай итеп, ТР "Кама урманчылыгы" ДКУ Чистай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов Чистай муниципаль районының Кече Талкыш авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашучылар өчен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Үз чыгышында ул 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чор нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга планлаштырылган чараларга тукталды. Участок урманчысы искәрткәнчә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. "Әгәр закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында башкарылса, административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20-дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип тә өстәде Рөстәм Гыйльметдинов.

ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгындагы участок урманчысы Илдар Зәйнуллин Әлки муниципаль районының Иске Камка авыл җирлеге гражданнары җыенында, "Нурлат урманчылыгы" ДКУ Чия Аланы кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Александр Осипов Нурлат муниципаль районының Мамык авыл җирлеге гражданнары җыенында чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International