Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Азнакай муниципаль районының Ирекле авылыннан инициатив төркем вәкилләре белән очрашты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Азнакай районы Ирекле авылында яшәүчеләрдән торган инициатив төркем вәкилләре белән очрашты. Чарада Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, "Азнакай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рафис Галиуллин, "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Эдуард Чикуров катнашты.

Очрашу барышында Нәсимә Рәфыйкова Азнакай муниципаль районы территориясендә урман утыртмалары булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай итеп, 10 ел эчендә Рәфыйковлар гаиләсе тырышлыгы белән 200 га мәйданда үсентеләр утыртылган. "Без агачларны чокырлар янында, бушлыкларда һәм сөзәк урыннарда утырттык. Әлеге акцияләр фәкать шәхси акча хисабына гына уздырылды, соңгы 5 елда безгә район хакимияте һәм гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләре булышты. Алар ярдәмендә утырту мәйданы 3-4 тапкырга артты", – дип билгеләп үтте Нәсимә Рәфыйкова.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Нәсимә Рәфыйковага күрсәткән инициативасы, актив гражданлык позициясе һәм газиз республикабыз файдасына фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. "Һичшиксез, нәкъ менә сезнең кебек битараф булмаган кешеләр аркасында, безгә Татарстан Республикасының урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча төп бурычыбызны үтәп була", – дип ассызыклады ул.

Аннары очрашуда катнашучылар республиканың башка муниципаль районнары территориясендә Рәфыйковлар гаиләсе тәҗрибәсен куллану мөмкинлекләре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International