Лубян урман-техника көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучыларны сәламләп, аларга Кукмара муниципаль районының "Форпост" үзәге директоры Руслан Габдрахманов уңышлар теләде.

Ярышлар барышында студентлар үзләренең хәрби белемнәрен күрсәтте һәм җирлектә ориентлашу, гранат ыргыту, сугыш кирәк-яракларын күчерү, "яралыларны" күчерү һ.б. буенча кайбер биремнәрне үтәде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 33 нче бакча-парк төркеме командасы яулады. Икенче урында – 21 нче урман хуҗалыгы төркеме, өченчедә – 11 нче урман хуҗалыгы төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International