ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрә. Мәсәлән, урманчылык вәкилләре Савгач урта мәктәбендә, Иске Тимошкино урта мәктәбендә һәм Яңа Тимошкино мәктәбендә булдылар инде.
Очрашу кысаларында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре күтәрелде. Укучылар урман хуҗалыгы һөнәрләре, тармакның яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары турында белде.
Моннан тыш, урманчылык белгечләре балаларга урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да сөйләде һәм урман янгыннарын профилактикалау буенча белешмәлекләр таратты.