"Елочка" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Камил Усманов: "Минем максат – мөмкин кадәр күбрәк агач утырту"

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районының "Елочка" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда булды. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше һәм башкалар турында сөйләде.

"Мин "Елочка" мәктәп урманчылыгы составында инде 1,5 ел тәрбияләнәм. Минем максат – безнең республиканы яшел һәм матуррак итү өчен мөмкин кадәр күбрәк агач утырту, – дип сөйләде 6 нчы сыйныф укучысы Камил Усманов. – Шулай ук бу елга планнарда – Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында һәм "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясендә катнашу. Миңа урман хуҗалыгы музеенда ошады, бик кызыклы булды. Әйтик, урман янгыннарын сүндерү өчен бездә шулкадәр күп санда урман янгыннары станциясе барлыгын белмәгән идем".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International