Бүген Балтач районы Кече Лыза урта мәктәбенең "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында һәм Чирмешән районы "Шешминка төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ "Елочка" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей директоры Илгиз Зарипов укучыларга тармакның тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде.
"Миңа урман хуҗалыгы музеенда ошады, монда бик күп кызыклы экспонатлар бар, – дип сөйләде "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Данил Плотников. – Мин берләшмә составында 2 ел катнашам. Без балалар белән агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, макулатура җыю акцияләрендә катнашабыз, төрле урыннарга экскурсияләр ясыйбыз. Узган елның сентябреннән Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек кысаларында безнең мәктәптә урман-техника сыйныфы эшли, анда югары уку йорты хезмәткәрләре белән дәресләр үткәрелә".