Республиканың урман тармагы белгечләре кишәрлекләрне авария хәлендәге агачлардан чистарта

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль районнарында кишәрлекләрне аварияле агачлардан чистарту буенча эшләр башкара. Мәсәлән, кичә, 5 нче февральдә, Болгар ислам академиясе территориясе чистартылды. Эшләрне "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре башкарды.

"Узган атнада көчле җил булды, шуның аркасында кайбер агачлар зыян күрде, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин. – Барлыгы 15 гектар мәйдан җыештырылды, анда 13 кеше катнашты".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International