Кичә, 5 нче февральдә, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Марсель Хәннанов урман тармагы ветераны Хәҗәр Имаметдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Марсель Хәннанов Хәҗәр Сабир кызына бүләк тапшырды һәм аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Имаметдинова Хәҗәр Сабир кызы 1930 елның 5 февралендә Минзәлә районы Тулбай авылында туган. Ул авыр хезмәтне яшүсмер чагында ук белгән – алдан ук урман диләнкесенә эшкә ашыгырга туры килгән. 16 яшьтә Пермь өлкәсе урманнарында агач әзерләүдә катнашкан. Хәҗәр Имаметдинова 1958 елдан 1970 елга кадәр Юртау урманчылыгы питомнигында – урман культуралары белгече, 1970 елдан 1985 елга кадәр Минзәлә урман хуҗалыгы пилорамында эшләгән.
Фидакарь хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Хәҗәр Сабир кызы Минзәлә урман хуҗалыгының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән һәм "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган.