Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсияләр дәвам итә. Бүген экспозиция белән Мамадыш районы Олы Шышы урта мәктәбенең "Урман дуслары" һәм "Лесовик" берләшмәләрендә катнашучы балалар танышты. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
"Мин инде 4 ел буенча "Урман дуслары" берләшмәсе составында катнашам, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында 2 тапкыр булдым, – дип сөйләде 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз Дәүләтов. – Музейда миңа бик ошады. Илгиз Нәҗип улы барысын да җентекләп аңлатты, урман хуҗалыгы тарихы турында белүе кызыклы булды. Мисал өчен, мин тармакта шулкадәр реформалар булганын белмәгән идем".