2020 елның 1 февралендә https://www.treeoftheyear.org сайтында "Елның Европа агачы – 2020" конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.
Россия Федерациясеннән конкурста Калмыкия Республикасының Хар-Булук бистәдә үсә торган лавр яфраклы тирәк катнаша. Риваятьләргә караганда, бу тирәкне XX гасыр башында будда монахы утырткан. Орлыгын ул үзе хаҗ кылырга барган Тибеттан алып кайткан. Монах орлыкны юл таягына сала һәм очсыз-кырыйсыз даладагы калкулыкның иң биек ноктасына күмеп куя. Тирәк агачы шытып чыга, куе күләгә ясап, ботакларын як-якка җәеп, бик зур агач булып үсә. Озак сәфәрләргә кузгалган атлы юлчылар биредә туктап, тирәккә карап теләкләрен җиткерә торган булган. Теләкләре чынга ашкан. "Ялгыз тирәк" Калмыкиядә изге урын буларак исәпләнә, аның яше – 103 яшь.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында да "Агач – тере табигать һәйкәле" дигән россиякүләм дәрәҗәсендәге статуска ия уникаль агач бар. Бу – Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Агач 2012 елда статус алды. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.