"Лубян урман-техника көллияте" ДҺББУ хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша. Әйтик, укытучы Рәсил Гайнанов, ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ Мөслим кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рафил Асылгәрәев белән берлектә, Мөслим гимназиясендә, Мөслим лицеенда һәм Мөслим районының Күбәк урта мәктәбендә булды.
Очрашу кысаларында Рәсил Гайнанов укучыларга Лубян урман-техника көллияте, әзерлек юнәлешләре, өйрәнелә торган дисциплиналар һәм уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Рафил Асылгәрәев укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән таныштырды.
Көллият укытучысы Гөлнур Гаязова Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары мәктәпләрендә шундый ук очрашулар үткәрде.