"Урман дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар урман хуҗалыгы музеенда булды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта мәктәбенең "Урман дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булды. Музей директоры Илгиз Зарипов укучыларга тармакның тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде.

"Мин узган елның сентябрендә "Урман дуслары" мәктәп урманчылыгы составына кердем. Бу музейга экскурсия миңа бик күп яңлык ачты, – дип сөйләде берләшмәдә катнашучы Анна Маляшова. – Тармакның күп еллар дәвамында ничек үсеш алуы турында белүе бик кызыклы булды. Хәзер минем яңа максат – Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булырга телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International