Бүген Зеленодольск районының "В.В. Карпов исемендәге лицей" МБМУ "Зеленый островок" мәктәп урманчылыгында һәм 4 нче урта мәктәпнең "Лесовичок" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
"Миңа агачлар һәм башка үсемлекләр белән эшләү, табигатькә ярдәм итү һәм аны саклау эше бик ошый. Мин "Зеленый островок" мәктәп урманчылыгы составында 3 ел катнашам. Без агачлар утырту, урман фонды территориясен чистарту, макулатура җыю һәм башка экологик чараларда катнашабыз, – дип сөйләде 9 нчы сыйныф укучысы Нияз Нотфуллин. – Әлеге экскурсия барышында мин киләчәктә үзем өчен файдалы булырлык күп яңалык белдем һәм файдалы мәгълүмат алдым. Быел мин Лубян урман-техника көллиятенә укырга керергә җыенам, хәзер имтиханнарга әзерләнәм".