Әгерҗе урманчылыгының участок урманчысы Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбендә "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән тематик чара үткәрде

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районының Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кышын кошларны ашатыгыз" дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Чара кысаларында "Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Девәтернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны ашату кагыйдәләре турында сөйләде.

Соңыннан кошларның биологик үзенчәлекләре буенча викторина үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча укучылар мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

Чара ахырында Ирек Камаев балаларга мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International