Татарстанның Бөгелмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе базасында узды, анда "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм районның КФХ башлыклары катнашты.

Утырыш барышында Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләде, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны бозган өчен җаваплылык һәм "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары турында искәртеп узды. Әлеге карар нигезендә, кар катламы эреп бетеп, тотрыклы көзге яңгырлы һава торышы яки яңа яуган кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, башка юридик затлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, җәмәгать берләшмәләре, вазыйфаи затлар, урман янындагы территориядән файдаланучы һәм (яки) аның белән эш итә торган РФ гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар әлеге урынны урманнан кимендә 10 метр аралыктагы полосада коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, җил аударган агач калдыкларыннан, башка төрле ягулык материалларыннан чистартуны тәэмин итәргә яисә урманны кимендә 0,5 метр киңлегендәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки янгынга каршы башка төрле каршылык белән киртәләп алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International