Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында "Матюшинский Подрост" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында "Матюшинский Подрост" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган.

Тәрбияләнүчеләрне "Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин сәламләде. "Урман – безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең экологик иминлеге, планетабызның үпкәләре. Без сезнең белән бергә бу гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын танып беләчәкбез", – дип билгеләп үтте ул.

Алга таба Нурсил Гыйбадуллин укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Участок урманчысы шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә кыскача гына тукталып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International