Бүген Министрлыкта 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш йомгакларына багышланган баланс комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта Чирмешән, Болгар, Кызыл Йолдыз урманчылыклары, Чирмешән, Болгар, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары һәм Урман янгыннары үзәге эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Докладларны тыңлап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тармак оешмалары җитәкчеләренә урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү, санитар-савыктыру чаралары үткәрү, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде. "Агымдагы елда эш темпларын киметмәвегезне сорыйм, барлык план күрсәткечләренә ирешелергә тиеш", – дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, шулай ук "Онлайн-бухгалтерия" системасында эшләү мәсьәләләренә тукталды.