Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районы Мөслим авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Җыелыш Мөслим авылындагы З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты базасында узды.
Гражданнар җыенында авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, узган елда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында да җентекләп сөйләде.