"Урман дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә урта мәктәбенең "Урман дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

"Миңа Урман хуҗалыгы музеенда бик ошады, мин тармак турында күп яңалык һәм мавыктыргыч нәрсәләр белдем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты "Урман дуслары" берләшмәсендә катнашучы Анастасия Минвәлиева. – Министрлык эшчәнлегенең юнәлешләре, урманнарны янгыннардан саклау турында белү һәм урман хуҗалыклары җитештергән продукцияне күрү кызык булды".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International