ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының "Ульяновка урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Дәрес барышында Светлогорск кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Владимир Кудряшов һәм урман остасы Юрий Кашин укучыларга урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләде.
Белгечләр шулай ук урман тармагы һөнәрләре, Лубян урман-техника көллиятендә белем алу шартлары, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу, шулай ук 2019 елда яшь белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнарга кертелгән үзгәрешләр турында да җентекләп сөйләде. Аерым алганда, участок урманчысы Владимир Кудряшов, Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда, югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар 300 һәм 150 мең сум күләмендә матди ярдәм ала алачак, дип хәбәр итте.