Бүген Мөслим авылының З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы советы утырышы булып узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Төп доклад белән район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Мөслим муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар белән таныштырды.
Шулай ук утырыш кысаларында Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, КФХ башлыгы Руслан Кәлимуллин һ.б. чыгыш ясады.