"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Көллият укытучысы Юлия Галиева, "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.
Очрашу кысаларында Юлия Галиева укучыларга Лубян урман-техника көллияте, әзерлек юнәлешләре, өйрәнелә торган дисциплиналар һәм уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Гөлнара Мөхәммәтханова балаларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.
Укытучы Денис Юшков һәм "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Константин Щербаков Яңа Чишмә муниципаль районы мәктәпләрендә шундый ук очрашулар үткәрде.