Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында урман тармагы белгечләре арасында чаңгы ярышлары узды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ Аксубай кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда "Аксубай урманчылыгы" ДКУ, "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре, шулай ук урман тармагы ветераннары катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсендә ир-атлар арасында 1 нче урынны Чабаксар кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Павел Падиряков, 2 нче урынны – җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин, 3 нче урынны тармак ветераны Иван Цветков алды.

Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга – урманнан файдалану инженеры Диана Зубарева, 2 нче урынга – бухгалтер Наталья Альдиванова, 3 нче урынга ветеран Елена Зубарева лаек булды. 

Шуның белән бергә стендка ату ярышлары да үткәрелде. Ветеран Иван Цветков җиңү яулады, 2 нче урында – җитәкче-урманчы урынбасары Петр Прокопьев, 3 нче урында – ветеран Татьяна Крайнова.

"Чаңгы ярышлары бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм бу ел башындагы иң якты вакыйгаларның берсе булды. Үз көчеңне тикшерүе кызыклы", – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты урман тармагы ветераны Елена Зубарева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International