Министрлыкта 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырыш барышында узган елда башкарылган эшләр турында Лубян, Мамадыш, Кама, Арча, Биләр урманчылыклары җитәкче-урманчылары, Лубян урман-техника көллияте, Мамадыш, Кама, Арча һәм Биләр урман хуҗалыклары директорлары хәбәр итте.

Докладларны тыңлаганнан соң, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкче-урманчыларга – урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, ә урман хуҗалыклары директорларына ябык тамыр системалы утырту материалы белән урман культуралары булдыру һәм санитар-савыктыру чаралары үткәрү буенча эшне көчәйтергә кушты.

Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә тукталды.

Шулай ук чара кысаларында 2020 елда "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International