ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү, ТР урман фондының геомәгълүмат системасын эшләтү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Аерым алганда, министрга узган атнада дәүләт урман инспекторлары урманнарда 347 патрульлек үткәргәнлеге һәм административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелгәнлеге турында сөйләде.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү эшен көчәйтергә кушты. "Урманнан файдаланучылар реестрын да яңартырга кирәк. Фаразлауларга караганда, быел урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор шактый иртәрәк булачак", – дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International