Бүген "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 10 нчы "Созвездие" гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Очрашу кысаларында Венера Ефременкова мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урманнарны яклау үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре, урманнарның санитар торышына, төп авыруларга һәм урман корткычларына тискәре йогынты ясый торган факторлар турында сөйләде. Ул шулай ук урман янгыннары барлыкка килү сәбәпләренә һәм урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә җентекләп тукталды.
Дәрес ахырында укучылар урман корткычларының энтомологик коллекциясе белән танышты.